news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында дүрт авыл җирлегендә яшәүчеләр үзара салымны тулысынча түләп куйганнар

Салым иртәрәк җыелган саен, әлеге субсидия дә җирлеккә иртәрәк килеп җитәчәк.

(Әлки, 31 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре" ). Әлки районының Карга, Иске Камка, Иске Чаллы, Яңа Үргәгар авыл җирлекләрендә яшәүчеләр үзара салымны тулысынча түләп куйганнар. Ә менә кайбер җирлекләрдә бу эш бик сүлпән бара әле. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Мәгълүм булганча, халыктан җыелган үзара салым акчасының һәр сумына республика бюджетыннан тагын дүрт сум өстәп бирелә. Салым иртәрәк җыелган саен, әлеге субсидия дә җирлеккә иртәрәк килеп җитәчәк, һәм ул акчаларга авыл өчен файдалы эшләрне күбрәк башкарып калырга мөмкин булачак.

Ел башында узган авыл җыеннарында да бу хакта кат-кат әйтелде. “Әйдәгез, җәмәгать, үзара салымны кыш айларында ук түләп куйыйк, җирләр киптерүгә юлларны төзекләндерү, суүткәргечләрне ремонтлау, чишмәләрне карау кебек эшләргә тотынырбыз”, – дип һәр җирлек башлыгы халык алдында чыгыш ясады.

–Бездәге өч авылда 156 мең сумнан артык үзара салым акчасы 6 февральгә җыелып бетте, – ди Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров. –Пландагыдан күбрәк тә булды әле, авылга җәйләрен генә кайтып торучы берничә гаилә үз теләкләре белән түләделәр салымны. Җәйгә кадәр дүртләтә дәүләт ярдәме дә килеп җитәр. Узган елдагыча, печәнгә төшкәнче байтак эшләрне башкарып та өлгерәчәкбез.

Кошки, Югары Колчурино, Иске Хурада, Базарлы Матак авыл җирлекләрендә исә үзара салымның әле яртысы да түләнмәгән. Әлеге авылларда бу эшне тизләтә төшсеннәр иде. Халыктан кергән акча һәм аңа өстәлгән саллы дәүләт ярдәме анда яшәүчеләр файдасына – авылларда тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга тотыла бит.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100