news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында чуваш халкының милли бәйрәмнәре - “Уяв” һәм “Акатуй” узды

“Хузангай” җәмгыяте хәзер инде, Әлки җиреннән тыш, Спас, Алексеевск районнарында да зур-зур мәйданнарда иген, терлек азыгы үстерә.

(Әлки, 9 июнь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев.). Чуваш халкының милли бәйрәме “Уяв” быел Әлки районының Хузангай авылында тагын да зуррак колач белән үтте. Оештыручылар “Уяв” һәм “Акатуй” бәйрәмнәрен берләштереп алып бардылар, дип яза район газетасы.

Бәйрәмгә дәрәҗәле кунаклар да күп килгән иде. Якташыбыз инвестор Иван Казанковны халык мәйданда көчле алкышлар белән каршы алды. Ул бәйрәмгә җәмәгате Людмила Григорьевна белән килгән иде. Милли чарада шулай ук Иван Ивановичның улы – Россия Дәүләт Думасы депутаты Сергей Казанков та катнашты. Мари Элдән “Звениговский” ит комбинаты җитәкчеләре дә бәйрәмнең олы кунаклары булдылар. Аларны милли киемле кызлар ипи-тоз, чәк-чәк, өй сырасы белән каршы алдылар.

“Хузангай” җәмгыяте хәзер инде, Әлки җиреннән тыш, Спас, Алексеевск районнарында да зур-зур мәйданнарда иген, терлек азыгы үстерә. Әлеге күрше районнар җитәкчеләре дә бәйрәмне олылап килгәннәр иде.

Мәйдан түрендә исә “Уяв”ның төп бизәге – каен агачы. Бер генә бәйрәм дә аның тирәсендә әйлән-бәйләннән башка узмый.

Алып баручылар иң элек сүзне Әлки җиренең тугры улы Иван Казанковка бирделәр. Ул чыгышын басуларда тырыш хезмәт куйган игенчеләргә рәхмәт әйтүдән башлады.

– Сез, иртә яздан кырга чыгып, көнне төнгә ялгап эшләп, сабан культуралары чәчүне уңышлы башкарып чыга алдыгыз. Сез бу бәйрәмнең төп хуҗалары, - диде инвестор.

“Хузангай” җәмгыяте продукция җитештерүне елдан-ел арттыра бара. Әйтик, “Звениговский” ит комбинаты былтыр 14 миллиард сумлык продукция эшләп чыгарды. Әле чагыштырмача яшь булган “Хузангай” исә 1 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы товарлары җитештерде. Без ике сөт заводы төзи башладык. Аның берсе “Звениговский”да, икенчесе биредә булачак. Заводта сыр, төрле сөт ризыклары, шул исәптән йогурт җитештереләчәк. Димәк, өстәмә эш урыннары барлыкка килер. Бүген безнең җәмгыятьләрдә 3500 кеше хезмәт куйса, алга таба тагын 200 дән артык кеше алырга торабыз.

“Хузангай” хәзер инде 50 мең сөрү җире булган хуҗалык. Бу ярты район биләмәсе кадәр мәйдан. Соңгы елларда җәмгыять терлекчелек тармагын үстерү белән дә бик уңышлы шөгыльләнә. Үсеш елдан-ел зуррак темпларда бара. Узган ел биредә 3600 баш мөгезле эре терлек исәпләнсә, бүген инде малларның баш саны 6700 гә җитте. Шушы күп тармаклы зур хуҗалык белән бүген Евгений Чугунов гаять оста җитәкчелек итә Ә ул барлык эшләренең көйле баруында инвестор Иван Казанковка рәхмәтле.

– Безнең җәмгыятьтә тәҗрибәле абый-апалар белән беррәттән бик күп яшьләр дә хезмәт куя. Хузангайда инде 25 сабыйга исәпләнгән балалар бакчасында урын җитми. Без зуррак бакча төзергә дә ниятлибез. Менә терлекчелек тармагын үстерү, сөт продукциясен эшкәртү юнәлешләренә тагын эшчеләр кирәк булачак. Димәк, авылларыбызда яшьләр тагын да күбрәк төпләнеп калыр, гаиләләр корыр, өйләр салыр. Авылларыбыз яңа сулыш, яңа көч-куәт белән яши башлар,–дип сөйләде Евгений Чугунов, халыкны бәйрәм белән котлап.

Аннан Россия Дәүләт Думасы депутаты Сергей Казанков сүз алды.

– Авыл хуҗалыгындагы вәзгыять миңа яхшы таныш,–ди ул. –Мин Думаның аграр мәсьәләләр комиссиясендә эшлим. Анда авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча үз фикерләремне, тәкъдимнәремне дә җиткерәм. Әйтик, авылда хезмәт куючыларның уртача эш хакын арттыру юнәлешендә җитди тәкъдимнәр белән чыктык. Авыл ул безне туендыручы, аңа игътибар да бермә-бер күбрәк булырга тиеш.

Бәйрәмгә җыелган барлык халыкны район башлыгы Александр Никошин тәбрикләде.

–“Хузангай” бүген республикада гына түгел, Россия күләмендә танылып килүче хуҗалыкларның берсе,–дип билгеләп үтте Александр Федорович. – Биредә районның 17 авылыннан кешеләр махсус автобусларда килеп эшлиләр. Соңгы елларда гына да хуҗалыкта дүрт зур терлекчелек корпусы сафка басып эшли башлады. Хәзер “Хузангай” җәмгыяте алдында торган бурыч – терлекчелек продукциясе җитештерүне тагын да арттыру, тармакны табышлы итү. Ә бу ныклы адымнар белән алга баручы хуҗалыкның көченнән килә торган эш.

Район башлыгы Иван Казанковка һәм Евгений Чугуновка Рәхмәт хатлары тапшырды.

Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков та “Уяв” кунагы булды.

– 2016 елның 18 мартында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә “Алексеевский” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы оештырылды. Ул “Хузангай” җәмгыяте канаты астында эшли. Без бергә булганда теләсә нинди зур эшләрне дә башкарып чыга алырбыз. Бәйрәмнәребез дә дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытсын, яңа үрләргә әйдәсен, дигән теләктә калам,–дип сөйләде ул.

Район благочинные Андрей Зиньков бәйрәмгә үзенең фатихасын бирде. Аннан тантаналы төстә “Уяв” һәм “Акатуй” бәйрәмнәре әләме күтәрелде. Бу мактаулы миссияне Россия һәм Татарстан гимннары астында “Хузангай”ның кыр эшләре батыры Вячеслав Илюхин башкарды.

Шулай итеп, бәйрәмнең тагын да күңелле, җанлы өлеше башланып китте. Бар мәйданны яңгыратып, Чуашия республикасының халык артисты Людмила Семенова дәртле җырларын башкарды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре күрсәткән җырлы-биюле композиция дә халыкның күңелен күтәреп җибәрде. Бәйрәмдә артистларга да, үзешчәннәргә дә, балалар чыгышларына да урын иркен бирелде.

Инде бәйрәмнең төп хуҗаларын – кыр батырларын бүләкләү башланды. Чәчү эшләрендә иң алдынгылар Вячеслав Илюхин, Фәнзил Мөхәммәтҗанов, Константин Рябинин, Руслан Шәйхетдинов, җирне тырмалау, культивацияләүдә уңганның-уңганнары Александр Иванов, Илнур Шиһапов, Сергей Ермолаев, Владимир Николаев, уҗым культураларын тукландыруда бик әйбәт эшләгән Олег Чернов, Евгений Углев һәм башка фидакарьләр мәйдан түренә чакырылып, иңнәренә “Кыр батыры” дип язылган кызыл тасмалар салынды, акчалата бүләкләр тапшырылды. Уңган-булган бу егетләр белән җитәкчеләр, кунаклар истәлеккә фотога да төштеләр.

Ә “Уяв” мәйданында спорт ярышлары, төрле уеннар җанланды. Бөтен тирә-юньгә шашлык исе таралды. Зур-зур батутларда балалар күңел ачты. Бер якта балалар кечкенә пони атларына атланып йөрсә, икенче башта кечкенә квадрациклда рәхәтләнеп элдерделәр.

Зур герне уенчыктай чөеп торучы егет игътибарны җәлеп итте. “Алинә” спорт залы тренеры Газинур Фәттахов кулындагы секундомер белән күрсәткечләрне санап тора. Гер күтәрүче егет бик нык беләкле икән. Ул Татар Борнаеннан шофер егет Алмаз Хикмәтуллин булып чыкты. Гер спорты белән даими шөгыльләнә икән.
Әнә көрәшчеләр келәмгә чыкты. Монда да бил алышырга атлыгып торучы яшьләребез күп. Аларга көч биреп, җан атып торучылар да бихисап.

Һәм менә халык бик яратып карый торган ярыш-тамаша – атлар чабышы башланасын игълан иттеләр. Күп кунаклар, тамашачылар шунда авышты. Ат чабышы бу бәйрәмдә район Сабан туе дәрәҗәсендә диярлек үтте. Барлыгы 18 ат чабышта катнашты. Ярышны мавыктыргыч итеп тренер Рифкать Сәгъдиев алып барды. Ул стартка баскан һәр ат һәм аның хуҗасы белән кызыклы итеп таныштырып торды. Бу узышка чит районнардан килүчеләр дә шактый иде. Бәйгедә юртаклар, авыл атлары һәм ярымтокымлы бахбайлар көч сынашты.

“Хузангай” җәмгыятенең хәзер үз ипподромы бар. Узышны тамаша кылыр өчен бик җайлы утыргычлар да куелган. Атлар ярышы аннан кул яссылыгындагы кебек ап-ачык күренә. Менә Рифкатъ Сәгъдиев юртакларның беренче төркеменә старт бирде. Кечкенә арбалар таккан өч юртак аткан ук сыман алга ыргылдылар. Секундлар эчендә алар беренче әйләнешне ясадылар, тиздән финишка да якынлаштылар. Аннан тагын дүрт юртак узышты. Һәр чабышта беренче-икенче урыннарны алган атлар финалда ярышты. Нәтиҗәдә беренчелекне Аксубайдан Иван Шугаев аты, икенче урынны Хузангайдан Гомәр Баһавиев һәм Аксубайдан Николай Тайгачев атлары яуладылар.
Авыл атлары ярышында Йолдыз кушаматлы аты белән Рафик Гәрәев беренче килде. Марат Гобәйдуллинның Талисманы (җайдагы Олег Синкин) – икенче, Сандугач исемле бахбае белән Салават Ишмуратов – өченче.

Ярымтокымлылар арасында призлы урыннарны Аксубайдан Әнвәр Гайнуллин, Түбән Әлкидән Салават Ишмуратов, “Алексеевскдорстрой”дан Владимир Богоршин атлары алды.

Атлар чабышында бераз күңелсезрәк хәлләр дә булып алды – бер борылышта җайдагы ат өстеннән егылып төште, икенче борылышта ат аягын авырттырды, ярыштан чыкты. Иң мөһиме, кешеләр сәламәтлегенә зыян килмәде. Инде 1 июльдә район Сабан туенда буласы атлар бәйгесен көтеп калабыз.

“Уяв”, “Акатуй” бәйрәмнәре бик оешкан төстә узды. Көне дә башлыча матур, кояшлы торды. Бәйрәм азагында гына җил чыгып, болытлый башлады. Анысы гаҗәп тә түгел, һәр елны диярлек “Уяв” бәйрәмендә яңгыр явып уза. Аны без мул уңышка юрыйбыз, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100