Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында чишмәләр төзекләндерелә
Авыл халкының хезмәте нәтиҗәсе сөенечле: чистартылган, яңа сулыш өрелгән чишмәдә хәзер су гөрләп ага.
(Әлки, 8 октябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында чишмәләр төзекләндерелә. Иске Кората авылы кырыенда урман белән янәшәдә типкән чишмәне чистарткач, суы гөрләп ага башлаган, дип яза җирле басма.
Иске Коратадан читтәрәк бер күл бар иде. Өлкәннәр ул күлнең зур, балыклы чакларын хәтерлиләр әле. Авыл халкы анда күпләп юкә дә каезлый торган булган. Әмма күл акрынлап кечерәйде, суы азайды. Чөнки аны су белән баетып торган янәшәдәге чишмә дә бик саеккан иде.
Менә быел авыл халкы бергәләп шул чишмәне чистартырга алынган. Иске Кората авыл җирлеге башлыгы бу эшкә бик зур өлеш керткән Леонид Лазаревка, Валерий Кашкаровка, Юрий Курзаевка, Николай Викторовка, Вячеслав Яганевка һәм Наталья Кашкарова җитәкчелегендә килгән мәктәп балаларына зур рәхмәтләрен җиткерә. Авыл халкының хезмәте нәтиҗәсе сөенечле: чистартылган, яңа сулыш өрелгән чишмәдә хәзер су гөрләп ага. Янәшәдәге күл дә тиздән зураер.
Кораталылар алга таба чишмә тирәсен матурлап тотып алып, ял итү өчен беседка төзеп куярга да исәпләп торалар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз