news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында чаңгы ярышында Иске Матак җирлеге спортчыларына тиңнәр булмады

Ярышлар тәмамлангач җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Иң җитез чаңгычыларга Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

(Әлки, 16 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында узган чаңгы ярышында Иске Матак җирлеге спортларына тиңнәр булмады. 14 гыйнварда “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагере янында чаңгы ярышлары узды, дип яза җирле басма.

Бирегә район авылларыннан йөздән артык кеше җыелган иде. Аларның күпчелеге чаңгыга басып узышта катнаштылар, табигать кочагында рәхәтләнеп шуып йөрделәр.

Якшәмбе салкынча һәм аяз чын кышкы көн иде. Кар бөртекләре кояшта җемелдәп күзне чагылдыра. Һәркемнең күңеле күтәренке, дәртле музыка яңгырап тора. Чаңгы шуарга гаиләләре, балалары белән килүчеләр шактый. Кирәксенүчеләр шунда ук прокатка чаңгы өләшәләр. Кайнар чәй, камыр ризыклары тәкъдим итеп буфет эшләп тора.

 –Без бүген чаңгы ярышларын биредә – “Яшь имәннәр” лагере янында үткәрергә булдык. Яңа ачылган чаңгы базасы тирәсендә әлегә кар катламы азрак. Тора-бара күмәкләп чаңгы шуу һәм узышларны анда уздыра башларбыз. Ә хәзергә сезгә шома чаңгы юллары, рәхәт ял телим! – диде район башлыгы Александр Никошин, узышка старт бирер алдыннан.

Баш хөкемдар Николай Ирдинкин ярышның тәртибен аңлатты. Чаңгы юлыннан иң башта ир-атлар алга ыргылды. Алар өч километр арага узыштылар. Аннан хатын-кызлар ике километр дистанциядә ярышты.

Ярышлар тәмамлангач җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Иң җитез чаңгычыларга Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Авыл җирлекләре арасында искематаклыларга тиңнәр булмады. Иске Матакның шул яше-карты гомер-гомергә чаңгы спортында алдырды. Бу юлы да алар осталыкларын күрсәтте. Иске Камка, Чиябаш, Иске Алпар чаңгычылары да призлы урыннарны яулады.

Оешма-предприятиеләре арасында Базарлы Матак урта мәктәбе, Нәби Дәүли исемендәге гимназия һәм район үзәк хастаханәсе коллективлары зур активлык күрсәттеләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100