Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында чаңгы сезоны ярышлар үткәреп ябылды
Район үзәгендәге чаңгы базасында кышкы спорт сезоны ябылу уңаеннан ярышлар үткәрелде.
(Әлки, 27 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында чаңгы базасында кышкы спорт сезоны ябылу уңаеннан ярышлар үткәрелде, дип яза җирле басма.
Чаңгы спортының быел "гомере" кыска булды. Кыш башында кар юклыктан рәхәтләнеп чаңгы шуып булмады. Кар катламы калынайган да иде, әмма көннәр җылыта башлады. Шулай да яңа чаңгы базасы тик тормады. Биредә әледән-әле ярышлар оештырылды. Менә сезон ябылганда да чаңгы спортын яратучылар янә үзләре арасыннан иң көчлеләрне барладылар.
Узган шимбәдә үткәрелгән чаңгы ярышларында күбрәк мәктәпләрдән килгән яшь спортчылар көч сынашты. Дөрес, аз булса да, хезмәт коллективларыннан, гаиләләре белән килеп чаңгы юлына басучылар да бар иде. Кояшлы матур көндә рәхәтләнеп чаңгы шуып, һәркем зур канәгатьләнү алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз