news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында чаңгы базасы төзелде

Базарлы Матакның көнчыгыш өлешендә чаңгы базасы төзелеше тәмамланды.

(Әлки, 19 ноябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы Базарлы Матак авылының көнчыгыш өлешендә чаңгы базасы төзелеше тәмамланды, дип яза җирле басма.

Чаңгы базасы узган елда ук төзелә башлаган иде. Трассаның буеннан-буена агачлар утыртылды, электр лампалары баганалары бастырылды. Быел төзелеш эшләре дәвам итте. Инде чаңгы базасының бинасында да төзү эшләре төгәлләнде. Бирегә су кертелгән, электр белән җылыту системасы эшләнгән. Бу бинада ирләр һәм хатын-кызлар өчен киенү-чишенү бүлмәләре, душ, прокатка чаңгы бирү урыны бар. Кар мототранспорты өчен гараж, склад та булдырылган.

Базага “Буран” кар машинасы, ботинкалары, таяклары белән 100 пар чаңгы кайткан.

Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Вәлиев әйтүенчә, беренче кар ятуга чаңгы базасы эшли башлаячак. Биредә таудан да, тигезлектә дә шуарга мөмкин. Район үзәгенең янәшәсендә үк урнашкан чаңгы базасы халыкның яраткан ял урынына әверелер әле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100