news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында өч меңнән артык гектарда уҗым бодаен кире чәчәргә туры киләчәк

Игенчеләр язын 42 мең 728 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарырга тиеш.

Әлки районында өч меңнән артык гектарда уҗым бодаен кире чәчәргә туры киләчәк
alki-rt.ru/

(Әлки, 30 апрель, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында 23 мең гектардагы уҗым бодаеның 3160 гектарын кире чәчәргә туры килә. Шулкадәр мәйданда көзге культура кышны чыга алмыйча һәлак булган. Тагын 6 мең гектарда уҗымнар канәгатьләнерлек хәлдә генә. Соңрак чәчелгән кырларда көзге бодай кышлауны авыр кичергән. Бу турыда район басмасы сайтында хәбәр ителә.

Бу көннәрдә район басуларында сабан культуралары чәчү тулы куәткә алып барыла. Игенчеләр язын 42 мең 728 гектар мәйданда чәчү эшләре башкарырга тиеш, 29 апрельгә шуның 6 мең гектарында орлыклар җир куенына салынган.

Туңга сөрелгән кырларда исә дым каплау эшләре тулысынча төгәлләнеп килә. Хәзер тырма агрегатлары уҗым басуларында эшли. Көзге культуралар тулысынча минераль ашламалар белән тукландырылды.

Чәчү эшләре “Кызыл Шәрык-Агро”ның “Үзәк Әлки”, “Көньяк-Көнчыгыш Әлки” филиалларында, “Хузангай”, “Яшь көч” җәмгыятьләрендә бик уңышлы бара. Башлыча арпа, көнбагыш һәм борчак культуралары чәчәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100