news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында былтыр 133 бала тууы теркәлгән

Узган ел иң яшь әнигә - 16, ә иң өлкәненә 42 яшь. Иң яшь әтигә 18 булса, иң өлкәне 51 яшен тутырган.

Әлки районында былтыр 133 бала тууы теркәлгән
архив/Рамиль Гали

(Әлки, 27 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Люция Низамиева). Былтыр район ЗАГС бүлегендә яңа туган 133 бала теркәлгән. Аннан алдагы ел белән чагыштырганда бу шактый күп. 2017 елда 109 бәби исәпкә алынган иде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Һәр елдагыча, былтыр да ир балалар күбрәк туган (70 малай, 63 кыз). Гаиләдә икенче булып туган бәбиләр (53) күпчелекне тәшкил итә. 35 сабый әти-әнисенең беренче шатлыгы булып дөньяга аваз салган. 22 нарасый – гаиләдә өченче, 23е дүртенче һәм аннан соңгы булып дөньяга килгән.

17 бала тулы булмаган гаиләләрдә туган, аларны ялгыз аналар үстерә. Ә 22 балага карата ата булуны раслау турында актлар төзелгән. Бу никахлары рәсмиләштерелмәгән гаиләләрдә бала тугач, ирләрнең әни кеше ризалыгы белән баланың әтисе булуын тануы, аңа үз фамилиясен бирүе дигән сүз. Узган ел бер бала уллыкка алынган.

Узган ел иң популяр бала исемнәре арасында  Милана, Эмиль, Камил, Ясминә, Шамил, Кәрим, Дарья, Полина, Арсений, Артем, Дмитрий, Елизавета. Әти-әниләр иң сирәк кушылган исемнәр исә Теона, Доброслав, Зәйнәп, Фатыйма, Әмирхан.

Узган ел иң яшь әнигә - 16, ә иң өлкәненә 42 яшь.  Иң яшь әтигә 18 булса, иң өлкәне 51 яшен тутырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100