news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында быел юл-транспорт һәлакәтләрендә ике бала зыян күргән

Быелның җиде аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар арасында 329 юл-транспорт вакыйгасы булган.

(Әлки, 21 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Ел башыннан бирле Әлки районында балигъ булмаган балалар катнашында ике һәлакәт булган, анда ике бала зыян күргән, дип яза җирле басма.

Гыйнвар аенда Базарлы Матак-Кошки юлында ике автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә алты яшьлек пассажир тән җәрәхәтләре алган иде. Район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, 25 июльдә кичке сәгать 10 да Базарлы Матак үзәгендә “Лада” автомобиле ясаган авариядә үсмер бала имгәнгән. Крайнов урамы ягыннан Ленин урамы юнәлешендә баручы машинаның йөртүчесе хәвефсез хәрәкәт тәэмин итәрлек тизлек сайламый һәм юлдан килүче җәяүле баланы бәрдерә. Зыян күрүче үзе дә гаепле – ул Крайнов-Ленин урамнары кисешкән җирдә машиналар йөри торган урында юл аша чыккан. Үсмер тротуар линиясеннән яисә юл читеннән атламаган, юл аша чыгуның хәвефсезлегенә инанмаган. Өстәвенә, транспорт чаралары хәрәкәтенә комачау тудырган. Әлеге юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә тән җәрәхәтләре алган үсмер район үзәк хастаханәсендә дәвалана.

Быелның җиде аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар арасында 329 юл-транспорт вакыйгасы булган. Аларда 4 баланың гомере өзелгән, 339 ы төрле җәрәхәтләр алган.

Бу хәвефле саннар һәркемнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиешлеген, юлда саклык чаралары турында балаларга җентекләп аңлату зарурлыгын тагын бер кат искәртә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100