news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында быел янгыннарда 4 кешенең гомере өзелгән

Быел ут-күз үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 21,1 процентка күбрәк булган.

(Әлки, 31 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Ел башыннан бирле районда 13 янгын булган, утта 4 кешенең гомере өзелгән, дип яза җирле басма.

Район янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов әйтүенчә, быел ут-күз үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 21,1 процентка күбрәк булган. Янгыннарның күп өлеше – 11е – торак секторында чыккан. Ни аяныч, анда 4 кеше һәлак булган.

Исерек хәлдә өйдә саксыз тәмәке тарту нәтиҗәсендә Каракүл һәм Базарлы Матак авылларында ут чыгып, әлеге фаҗигаләрдә өч кеше үлде. Ә Иске Матакта ут белән саксыз эш итү аркасында өлкән яшьтәге хатын-кыз һәлак булды.

Электр җиһазларын файдалану, мич ягып җылыту кагыйдәләрен үтәмәү, ут белән саксыз эш итү – районда булган янгыннарның төп сәбәпләре, ди Радис Инсапов. Кешенең милкенә зыян салучы, гомерен куркыныч астына куючы янгын фаҗигасен булдырмас өчен һәркем хәвефсезлек таләпләрен төгәл үтәргә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100