news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында берьюлы 13 егетне солдат хезмәтенә озаттылар

Көзге чакырылышта районнан 37 кешене Россия Кораллы Көчләре сафларына озату бурычы куелган.

(Әлки, 18 ноябрь↨, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында берьюлы 13 егетне солдат хезмәтенә озаттылар, дип яза җирле басма.

 

Көзге чакырылышта районнан 37 кешене Россия Кораллы Көчләре сафларына озату бурычы куелган. Октябрь аенда бер төркем егетләребез армия сафларына китте инде. Ә узган шимбәдә менә берьюлы 13 райондашыбызны тантаналы төстә солдат хезмәтенә озаттык.

Башта егетләрне хәрби комиссариат бинасына чакырып алдылар. Аннан алар кулларына банк карталары, башка документлар тотып чыкты. Китте әти-әниләр, дуслар, туганнар белән саубуллашу, фотога төшүләр…

Район хәрби комиссары Виктор Лаврентьев призывникларга сафка тезелергә команда бирде. Ул аларга хәерле юллар, хәрби бурычларын намус белән үтәүләрен теләде. Аннан әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп:

–Улларыгыз өчен борчылмагыз, барысы да әйбәт булыр,–дип тынычландырды. –Егетләр Оренбургтагы без шефлык иткән хәрби частька һәм башка төбәкләргә озатылачак. Сезгә аларны Казаннан озату вакытын хәбәр итәрләр. Алдагы ике көндә алар медицина тикшерүе үтәчәк, хәрби хезмәткә әзерләнәчәк. Яңа киемнәр бирелгәч, өсләрендәге кием-салымнары һәркайсының пакетларына тутырылып хәрби комиссариатка кайтарылачак, аларны сезгә тапшырырбыз.

 

Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов та булачак солдатларга күркәм теләкләрен җиткерде һәм аларга бүләк итеп кул сәгатьләре тапшырды.

Менә егетләр утырган машина юлга кузгалды. Аларны ярату тулы җылы сүзләр, изге теләкләр белән, куллар болгап озатып калдылар. Газиз балаларын бу җаваплы һәм ерак юлга җибәрүче әти-әниләрне юатып та, тынычландырып та булса кирәк: “бер ел озак вакыт түгел, бик тиз үтеп китәр”, “сау-сәламәт егет үстергәнегезгә сөенегез”, “исән-имин йөри күрсеннәр” дигән сүзләр яңгырады.

 

Солдатка китүче Базарлы Матак егете Алмаз Хәйдәров белән сөйләшеп торган идек. Аның кәефе күтәренке.

–Мин 9 сыйныфтан соң Казанда авиация-техника көллиятен тәмамладым. Алган һөнәрем бәлки армиядә дә ярап куяр, – ди ул. –Үземне физик яктан да хәрби хезмәткә әзерләдем. Балачактан ук спорт белән яратып шөгыльләнәм. Әти-әниемә, туганнарга безнең өчен борчылып тормасыннар дип әйтәсем килә. Әле яңа гына кесә телефоннары бирделәр. Хәлләрне белешеп, сөйләшеп торырбыз. Район егетләре белән бер частька да эләгербез бәлки. Ничек кенә булмасын, армия хезмәтенә зур теләк белән барам.

 

Урта Әлки авылыннан биш бала әтисе Таһир Абдуллин да ил сагына киткән улы Илфат белән горурланып сөйли:

–Улыбыз Лаешта техникум тәмамлады. Тулай торакта яшәп, мөстәкыйльлеккә, үзен-үзе карарга өйрәнде. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнә, оста волейболчы. Бик күп ярышларда катнашты. Хәрби хезмәткә дә бик теләп китте. Без әнисе Рәфидә белән егет кеше өчен армиядә булуны бик кирәк дип саныйбыз. Хәзер бит инде армиядә тәртип салдылар, кайгырып, борчылып торасы юк. Оренбургтагы “үзебезнең” частька эләгер дип ышанып торабыз. Әле декабрьдә хәрби ант кабул иткәндә дә барып кайтырбыз. Исән-имин генә хезмәт итсеннәр. Иң мөһиме – дөньялар тыныч булсын,–ди ул.

Әниләр өчен улларын солдатка озату моңсурак инде. Газизләре белән саубуллашканда алар күз яшьләрен дә сөртеп-сөртеп алдылар.

–Улыбыз Рәзил – гаиләдә бердәнбер малай. Кыз туганнары Рәзилә белән Ралинә янында үсте,–дип сөйли Иске Камка авылыннан Рәсинә Әхмәтҗанова. –Кечкенәдән инде “мин солдат булам” дип хыяллана иде. Мәктәптән соң техникумда укып һөнәр дә алырга өлгерде. Улымны озату авыррак булса да, шөкер, таза-сәламәт егет үстердек бит, дип сөенәм. Баламның Ватан сакчысы булуы белән горурланам. Әтисе Рафис та улыбызның армия хезмәтенә китүен бик хуплый. Насыйп булса, янына барып та кайтырбыз әле. Исән-сау булсыннар, әйбәт хезмәт итсеннәр улларыбыз – иң зур теләк шул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100