Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында бертуган эшмәкәрләр үзәк хастаханәдә ветераннар өчен палатаны ремонтлаткан
Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен палаталарны төзекләндерү буенча район җитәкчелеге эшмәкәрләргә, эре предприятиеләргә мөрәҗәгать итте.
(Әлки, 11 апрель, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Бертуган эшмәкәрләр Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновлар Базарлы Матак район үзәк хастаханәсендә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен палатага капиталь ремонт үткәрделәр. Бу турыда район басмасы сайтында хәбәр ителә.
Район хастаханәсенең хирургия бүлеге бинасы 70 нче елларда ук төзелгән. Дөрес, бу бинага берничә тапкыр ремонт ясалды. Ә менә Бөек Ватан сугышы ветераннарын дәвалау өчен каралган палаталар шактый искергән иде. Аларны төзекләндерү буенча район җитәкчелеге эшмәкәрләргә, эре предприятиеләргә мөрәҗәгать итте.
Бу эшкә беренчеләрдән булып Түбән Әлкидән бертуган Шәйхетдиновлар алынды. Палата чынлап та бик тузган булган. Иң элек идәнен тигезләп бетонларга туры килә. Аның өстенә затлы ламинат җәйгәннәр. Түшәме исә кунак бүлмәсе сыман төрле элементлар белән баетып эшләнгән.
Стеналарын тигезләп ясап, матур обой ябыштырганнар. Су, канализация торбаларын алыштырып, аларны стена эченә “яшереп” матурлап тышлаганнар. Биредә һәр нәрсә күңел биреп, җиренә җиткереп, сыйфатлы итеп эшләнгән. Санузел бүлмәсенә өр-яңа җиһазлар сатып алып урнаштырганнар.
Бу бүлмәнең ишеген коляска белән кереп йөрерлек итеп киңәйткәннәр. Монда юыну гына түгел, душ керү мөмкинлекләре дә булдырылган. Кыскасы, өр-яңага әйләнгән, яңа палатада ветераннарга дәвалану, саулыкларын ныгыту өчен бөтен уңайлыклар булдырылган.
Хастаханәнең баш табибы Светлана Одушкина һәм хирургия бүлеге мөдире Арсен Казавов ремонтны сыйфатлы итеп эшләтүләре өчен Альберт һәм Дамир Шәйхетдиновларга рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз