news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында беренче тапкыр өстәл теннисы буенча абсолют чемпион билгеле булды

Ярышларда 120дән артык укучы, 40 ир-ат һәм хатын-кыз теннис буенча үз көчләрен сынадылар.

(Әлки, 17 декабрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Узган шимбәдә Әлкинең “Алинә” универсаль спорт залында Хәйруллин Разак Хәбибулла улы истәлегенә аның улы Рәис Хәйруллин өстәл теннисы буенча район беренчелеге үткәрде. Ярышларда беренче тапкыр абсолют чемпион ачыкланды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Разак ага Хәйруллин Иске Салман авылында төрле җаваплы хезмәтләр башкарган кеше. Бүген инде арабызда булмаса да, авылдашлары аны хөрмәт белән искә алалар. Ә улы Рәис инде берничә ел рәттән әтисе истәлегенә ярышлар үткәрә.

Район беренчелегендә 120дән артык укучы, 40лап ир-ат һәм хатын-кыз теннис буенча үз көчләрен сынадылар. Әйтергә кирәк, соңгы елларда районда өстәл теннисы шактый популярлашты. “Алинә” спорт залында үткәрелә торган теннис түгәрәгенә дә күп кеше – олысы-кечесе йөри.

Призлы урыннарны алучыларга Мактау грамоталары, акчалата бүләкләр тапшырылды. Беренче урын алган укучыларны “Актай” футбәл командасы егетләре өстәмә бүләкләр белән дә сөендерде.

"Беренче тапкыр районда өстәл теннисы буенча абсолют чемпион билгеле булды. Ул – Рөстәм Бадыйгин", - диде тренер, ярышларның баш хөкемдары Әнвәр Галимов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100