news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында беренче тапкыр электр тогы астында багана алыштырдылар

Бу эшне башкару өчен өч кешедән торган бригада Зәй шәһәрендә махсус курсларда укулар, өйрәнүләр үтеп кайткан.

(Әлки, 28 май, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Әлки районы тарихында беренче тапкыр югары вольтлы (10 мең) электр энергиясе астында терәк баганасы алыштырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бу бик катлаулы технология. Әлеге эшне башкару өчен өч кешедән торган бригада Зәй шәһәрендә махсус курсларда укулар, өйрәнүләр үтеп кайткан.

Район электр бүлү челтәрләре җитәкчесе вазифаларын башкаручы Руслан Шәйхетдинов әйтүенчә, югары көчәнеш астында баганалар алыштыруны белгечләр бик оста эшләп чыккан. Дөрес, алар моңа кадәр бу хезмәтне түбән вольтлы электр тогы астында күп тапкырлар башкарган булган.

Шулай итеп, утны өзмичә, кулланучыларны электр энергиясе белән тәэмин итүдә өзеклек тудырмыйча, гаять катлаулы эш башкарылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot