Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында бер елда биш су скважинасы бораулана
Күп чыгымнар таләп ителә торган әлеге эшләр “Чиста су” республика программасы нигезендә башкарыла.
(Әлки, 4 ноябрь "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында Базарлы Матакта быел биш су скважинасы бораулана, дип яза район газетасы.
Күп чыгымнар таләп ителә торган әлеге эшләр “Чиста су” республика программасы нигезендә башкарыла. Скважиналарның икесе инде әзер, берсендә бораулау эшләре бара. Тагын икесе ел ахырына кадәр эшләнеп бетәчәк. Су скважиналары 92-96 метрга кадәр тирәнлектә бораулана.
Авыл җирлеге башкарма комитеты “Чиста су” программасына керү буенча узган елда ук зур күләмле эшләр башкарган. Алдагы елларда җирлектә булса бер су скважинасы казылган.
Шулай ук әлеге республика программасы ярдәмендә район үзәгенең Тукай, Дзержинский, Совет урамнарында һәм Октябрьнең 60 еллыгы урамының бер өлешендә 4200 метр озынлыкта яңа су трассасы салына башлады
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз