news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында басуларны самолетлар ярдәмендә тукландыралар

Самолет бер рейста бортына 1200 килограмм аммиак селитрасы ала һәм аны 10 гектар мәйданда сиптерә.

(Әлки, 20 апрель, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Газиз Нуруллин). Әлки районында уҗым бодае һәм күпьеллык үлән басуларын минераль ашламалар белән тукландыра башладылар. “Кызыл Шәрык-Агро” отрядлары хуҗалыкларында бу максатларда биш очкыч файдаланыла, дип яза җирле басма.

Базарлы Матак янындагы элекке аэропортның очу полосасындагы ике самолет тирәсендә эш кайный. Аларга краннар ярдәмендә ашламалы капчыкларны төйиләр, һәм очкычлар кырларны тукландырырга дип һавага күтәрелә. Самолетларның берсе – “Ташбилге”, икенчесе “Салман” отряды басуларын ашлый.

“Ташбилге” отряды агрономы Илгиз Насыйбуллин әйтүенчә, уҗым культураларының һәр гектарына 100 килограмм ашлама кертелә. Ә сабан бодае чәчеләсе җирләр 120 килограмм исәбеннән аммиак селитрасы белән тукландырыла. Басулар юеш торганда минераль ашламаны мөмкин кадәр күбрәк кертеп калу зарур. Ул чакта аның үсентеләргә тәэсире дә зуррак була. Шуңа да тукландыруда эшләүчеләр һәр аяз көнне нәтиҗәле файдаланырга тырышалар. Ә биредә эшне башкару да, техника белән тәэмин итү дә яхшы оештырылган.

“Кызыл Шәрык-Агро” самолетларны “Азовспецстрой” фирмасыннан арендалый. Без очучылар белән дә сөйләшеп алдык.

–Мин Ставрополь краеның Ейск шәһәреннән килдем. Самолетта инде 34 ел очам. Биредә иртәнге 6 дан кичке 7 гә кадәр эшлибез. Яшәү шартлары, туклану әйбәт. Хезмәткә түләү мәсьәләләре дә алдан килешеп хәл ителде,–ди “АН-2” очкычы пилоты Сергей Яковенко.

Самолет бер рейста бортына 1200 килограмм аммиак селитрасы ала һәм аны 10 гектар мәйданда сиптерә. “АН-2” көненә 32 очыш ясый, димәк, 320 гектарны ашлама белән тукландыра. Илгиз Насыйбуллин сүзләренә караганда, аммиак селитрасы туфракка яхшы сеңә, ул уҗымнарның тиз һәм бердәм күтәрелүе өчен зарур. Ашлаган җирдән мул уңышка да өметләнергә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100