news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында басуларга минераль ашлама кертелә

Районда 23 мең гектарда чәчелгән көзге бодайның 7200 гектардан артыгы инде тукландырылган.

(Әлки, 18 апрель, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Әлки районы басуларына биш самолет белән һәм дистәдән артык үзйөрешле агрегатлар ярдәмендә минераль ашламалар кертелә. Бер үк вакытта күпьеллык үләннәрне һәм туңга сөрелгән җирләрне тырмалау эшләре бик актив башланып китте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Районда 23 мең гектарда чәчелгән көзге бодайның 7200 гектардан артыгы инде тукландырылган.

“Кызыл Шәрык-Агро”ның һәр филиалында берәр (барысы биш) самолет эшли. “Көньяк Әлки” һәм “Көньяк-Көнчыгыш Әлки” филиалларында бу эш иртәрәк тә башланды һәм зур оешканлык белән алып барылды. Алар инде бүген-иртәгә самолетлар ярдәмендә ашлама кертү эшен төгәллиләр дә.

Быел беренче тапкыр “Кызыл Шәрык-Агро” читтән килешүләр нигезендә үзйөрешле ике “Туман” һәм ике “Барс” агрегаты ярдәмендә ашлама керттерә. Бу агрегатлар, икешәр смена эшләп, икесе дә берәр мең гектарга кадәр мәйданга ашлама кертәләр. “Хузангай” җәмгыяте үзендәге күпьеллык үлән мәйданнарын тулысынча тукландырды. Хәзер аларның дүрт “Туман”ы 5120 гектарга чәчелгән уҗым культураларына сый кертә.

Районда “Көньяк-Көнчыгыш Әлки” филиалы беренчеләрдән булып тырмалауга төшкән иде. Аларга “Көнчыгыш Әлки” филиалы кушылды. Бүген районның барлык хуҗалыкларында да дым каплау эшләре дәвам итә. Әйтик, “Хузангай”да берьюлы 17 тырма агрегаты басуларда эшли. Шулай ук “Үзәк Әлки” филиалында дым каплау эше шактый җанлы алып барыла. “Яшь көч”тә ашлама кертү эшен төгәлләп, бар көчне дым каплауга юнәлдерделәр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев әйтүенчә, Базарлы Матак орлык заводында һәм “Хузангай”дагы өч ПС-10 агрегаты чәчүлек орлыкларны агулауда уңышлы эшлиләр. Алар иң элек арпа орлыгын эшкәртү белән мәшгульләр икән. Бу атнада районда арпа чәчә башлау да күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100