news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында барлык чәчелгән мәйданның 29 процентыннан ашлык суктырылган

“Хузангай” җәмгыятендә, игеннәр бик дымлы булса да, суктыруда 10 комбайн эшләде

Әлки районында барлык чәчелгән мәйданның 29 процентыннан ашлык суктырылган
alki-rt.ru/

(Әлки, 13 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Әлки районында барлык чәчелгән мәйданның 29 проценты җыеп алынган. Бу турыда район басмасы сайтында хәбәр ителә.

Билгеле, бу көннәрдә игенчеләрнең дә, җитәкчеләр һәм белгечләрнең дә игътибары һава торышында. Җомга көнне “Хузангай” җәмгыятендә, игеннәр бик дымлы булса да, суктыруда 10 комбайн эшләде. Ә инде шимбә көнне биредә 20 комбайн кырларга суктыруга чыкты. “Хузангай”ның ике бөртек киптерү агрегаты да бу көннәрдә тулы куәткә эшли.

“Кызыл Шәрык-Агро”ның Базарлы Матак элеваторында бу көннәрдә киеренке хезмәт оештырылган. Тәүлек әйләнәсе киптерү җиһазлары эшләтелә. Тик, бөртек бик дымлы килгәнгә, киптерү агрегатларының эш күләме түбән. Чөнки ашлыкны тиешле нормага кадәр киптерү өчен вакыт күбрәк сарыф ителә.

Район башлыгы Александр Никошин авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре белән очрашу вакытында комбайннарны мөмкин кадәр нәтиҗәле файдалануны сорады. Яңгырлар урыны белән дә явып үтә. Бер кырда игеннәр юешләнсә, икенчесендә суктыру мөмкинлеге була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100