news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында балаларның җәйге ялын оештыру буенча эш башланган

24 мәктәптә көндезге лагерьлар эшләтеп җибәрелә

 (Казан, 19 май, “Татар-информ”). Әлки районында балаларның җәйге ялын оештыру буенча эшкә керешкәннәр. 1 июньнән үк 24 мәктәптә башлангычлар өчен көндезге лагерьлар эшли башлаячак. Ә V-VIII сыйныф укучыларын мәктәпләр каршындагы ял һәм хезмәт лагерьлары көтәчәк.

“Яшь имәннәр” сәламәтләндерү лагере 8 июньнән ачылыр дип көтелә. Анда җәй дәвамында 4 смена оештырылып, 200гә якын бала урман һавасы сулап ял итә, сәламәтлеген ныгыта алачак. “Чемпион” палаткалы лагерь 21 баланы сыйдырачак. Көньяк диңгез буена – Краснодар крае белән Кырымга 4 юллама бар. Ә июль-августта республика “Сәләт” лагеры эшләр дип көтелә, дип белдерә “Әлки хәбәрләре” басмасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot