news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында балаларны тукландыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

Киңәшмәгә мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләре, ашханәләр хезмәткәрләре чакырылган иде.

Әлки районында балаларны тукландыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды
alki-rt.ru/

(Әлки, 13 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Ләйлә Әхмәтшина). Әлки районында укыту-тәрбия учреждениеләрендә балаларны тукландыру мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрелде. Аны мәгариф идарәсе оештырды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Киңәшмәгә мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләре, ашханәләр хезмәткәрләре чакырылган иде.

Район ветеринария берләшмәсе баш табибы Камил Хәйруллин “Меркурий” федераль системасында мәктәпләргә җибәрелә торган азык-төлекнең ничек чагылуы, система белән эшләү тәртибе хакында сөйләде.

Сөт, ит, йомырка кебек авыл хуҗалыгы продукциясе, алардан эшләнгән азык-төлек ветеринария документлары ияртеп кенә җибәрелә һәм реализацияләнә. Бу документларны продукция алынганнан соң бер тәүлек эчендә “ябарга” кирәк. Алар системада өч ел саклана. 

Ә бу системаның менеджеры Илнар Салахов тендер отып, белем бирү учреждениеләрен азык-төлек белән тәэмин итүчеләр товарына куелган таләпләр турында сөйләде. Аның әйтүенчә, һәр товар (ит, балык, йомырка һ.б.) ваккуумлы капларда булырга тиеш икән.

Бу уңайдан семинарда катнашучылар үз зар-дәгъваларын да әйтеп калырга ашыктылар. Әйтик, балык я ит төргәге артык зур булып, артып калган продукцияне кая итәргә, ничек сакларга? Ни өчен тендер отучы товарын үзе китереп бирми? Мәктәпләрнең моны эшләү өчен финанс һәм транспорт мөмкинлекләре юк бит. Кайбер сорауларга җавап бирелде, әмма кайберләре ахыргача ачыкланып бетмәде әле.

Аннары балалар “тамагын” кайгыртучылар белән “Роспотребнадзор” идарәсенең төбәк бүлеге баш белгеч-эксперты Алмас Абзалов белем һәм тәрбия бирү учреждениеләрендә балаларның туклануын оештыруга нинди таләпләр куелуына багышлап семинар үткәрде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100