Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки районында балаларның кул эшләре аукционда сатылды
Аукционда 10 мең сумнан артык суммага кул эшләре сатылды.
(Әлки, 26 ноябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре" , Люция Низамиева). Әлки районы мәдәният йортында балаларның кул эшләрен сату буенча аукцион үткәрелде.
Аукционда оешма-предприятиеләр җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Сатуга балалар иҗат йортындагы һәм авыл мәктәпләрендәге “Оста куллар” түгәрәкләренә йөрүче малайлар-кызлар эшләгән төрле әйберләр куелган иде.
Балалар үзләре бәйләгән башмаклар, шәлләр, мунчалалар, картиналар, сәйлән белән чигелгән бизәкләр, кәгазьдән һәм кул астындагы бүтән материаллардан ясалган чәчәкләр – һәммәсе игътибарны җәлеп итәрлек.
Аукционда 10 мең сумнан артык суммага кул эшләре сатылды. Әлеге акча “Оста куллар” түгәрәкләрендә шөгыльләнүчеләргә эш материаллары сатып алуга тотылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз