news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында бала тудыру бүлегендә җиденче балалары туган гаиләне котладылар

Наилә өйдә балалар белән. Фурасьевларның бер-бер артлы алты кызлары туган.

Әлки районында бала тудыру бүлегендә җиденче балалары туган гаиләне котладылар
alki-rt.ru/news/yaңalyiklar/lki-rayonynda-gail-mkhbbt-m-tugrylyk-knend-bbi-tudyru-blegend-furasevlarny-idenche-balalary-dnyaga-kil-beln-kotladylar

(Әлки, 8 июль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре").  Кичә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә Александр һәм Наилә Фурасьевларны яңа туган җиденче балалары белән тантаналы төстә өйләренә озаттылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Фурасьевлар Базарлы Матак авылында яши. Гаилә башлыгы “Хузангай” җәмгыятендә машина йөртүче булып эшли. Наилә өйдә балалар белән. Фурасьевларның бер-бер артлы алты кызлары туган. Кызларның олысына – 18, кечкенәсенә 1,5 яшь. Һәм менә күптән көтелгән нәсел дәвамчысы – уллары Никита дөньяга килгән.

Сөенечтән түбәләре күккә тигән Александр белән Наиләне район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина, бала тудыру бүлеге мөдире Эма Шәйхетдинова, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәлиуллина, туганнары, дуслары котлады. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100