news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында бөртеклеләрнең 56 проценты җыеп алынды

Район башлыгы суктыруда эшләүче алдынгы комбайнчыларны хезмәт уңышлары белән тәбрикләде, кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

(Әлки, 23 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Әлки районында бөртеклеләрнең 56 проценты җыеп алынды. Урак барышы буенча без республикада өченче урында, дип яза җирле басма.

Быел икмәк күкрәп уңды. Чын-чынлап сагындырган иде игенчелектә быелгыдай уңышлы ел. Көзге бодайдан урыны белән 60 центнерга кадәр бөртек чыга бит. Каерылып үскән шул игенне вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу – бүген көннең иң мөһим бурычы. Әлеге зур һәм гаять җаваплы хезмәт комбайнчы егетләребез җилкәсенә төшә. Шөкер, алар да үз бурычларын тирәнтен аңлап эшлиләр, һәр сәгатьне һәм минутны нәтиҗәле файдаланырга тырышалар.

Район башлыгы Александр Никошин иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән тырыш һәм булдыклы комбайнчыларга үзенең Рәхмәт хатларын һәм бүләкләр тапшырды.

Кыр батырлары хезмәтен шулай бәяләү, аларны алга таба да зур уңышларга өндәү “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты инициативасы белән эшләнә.

Район башлыгы иң элек “ВостокЗернопродукт” АҖ басуларында эшләүче егетләр янында булды. Биредә район комбайнчылары ярышында беренчелекне тотып, республика бәйгесендә дә алда баручы Андрей Захаров көзге бодай суктыра. Ул урак башыннан комбайны бункерыннан 2558 тонна бөртек озаткан.

Андрей – туган ягының чын патриоты. Солдат хезмәтеннән кайткач, ул районда эшләп калырга дигән ныклы карарга килә.

Комбайн штурвалы артында ул өченче ел хезмәт куя. Әтисе Сергей да бит гомерлек комбайнчы. Ә 23 яшьлек Андрей әнә республика күләмендә алдынгылар рәтендә.

Александр Никошин яшь механизаторга тырыш хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Район җитәкчесе бу уңышның башка комбайнчылар өчен дә үрнәк булырга тиешлеген билгеләп үтте. Андрей Захаровка Рәхмәт хаты һәм “Бердәм Россия” партиясе исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды. Егеткә җылы теләкләрен “Бердәм Россия”нең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Гөлшат Хәлиуллина, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Роберт Гадиев, Үзәк Әлки филиалы директоры Рафаэль Гыйльметдинов та җиткерделәр.

Аннан без “Хузангай” җәмгыятенә караган Кошки кырларында эшләүче комбайнчылар янында булдык. Җәмгыять җитәкчесе Евгений Чугунов та әлеге басуда иде. Биредә берьюлы 20 комбайн көзге бодай суктыруда эшли.

–Уңыш гектардан уртача 45 центнер чыга. Күп урында ул 60 центнерга кадәр җитә. Әмма июль аенда булган көчле җил һәм яңгыр шактый участокта игеннәрне җиргә еккан, алар башакларын тутыра алмаганнар,–ди Евгений Чугунов.

Комбайнчылар арасындагы ярышка даими нәтиҗә ясала. Урак алдынгылары әле алга таба да макталыр, тырыш хезмәтләре өчен зурланыр. Табигать тә шундый кояшлы аяз көннәре белән игенчеләргә ярдәм итсен, урып-җыюны вакытында һәм югалтуларсыз төгәлләргә мөмкинлек тудырсын иде, диелгән район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot