Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки районында бүген алиментлар буенча бурычлары җыелган 116 кеше исәпләнә
Бурычларын түләүдән качып йөрүчеләр җинаять җаваплылыгына тартыла.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Әлки, 12 февраль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында бүген алиментлар буенча бурычлары җыелган 116 кеше исәпләнә. Аларның балаларына 6 миллион сумга якын бурычлары бар, дип яза районның "Әлки хәбәрләре" газетасы.
Ул-кызларына тиеш булган акчаларны түләп торудан качып йөрүчеләрнең 20 се – хатын-кызлар. Алар барысы да ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителүчеләр.
Районның өлкән суд приставы Сәвия Нотфуллина әйтүенчә, бурычлыларның 34енә карата материаллар, алимент күчереп тору өчен, аларның керем алу (эш хакы, пенсия һ.б.) урынына юлланган. Ә 29 кешенең кайда яшәве билгеле түгел, алар эзләүдә. Бурычларын түләүдән качып йөрүчеләр җинаять җаваплылыгына тартыла. Быел инде шундый бер әлкилегә карата материаллар судка юлланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз