news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында бүген алиментлар буенча бурычлары җыелган 116 кеше исәпләнә

Бурычларын түләүдән качып йөрүчеләр җинаять җаваплылыгына тартыла.

(Әлки, 12 февраль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре").  Әлки районында бүген алиментлар буенча бурычлары җыелган 116 кеше исәпләнә. Аларның балаларына 6 миллион сумга якын бурычлары бар, дип яза районның "Әлки хәбәрләре" газетасы.

Ул-кызларына тиеш булган акчаларны түләп торудан качып йөрүчеләрнең 20 се – хатын-кызлар. Алар барысы да ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителүчеләр.

Районның өлкән суд приставы Сәвия Нотфуллина әйтүенчә, бурычлыларның 34енә карата материаллар, алимент күчереп тору өчен, аларның керем алу (эш хакы, пенсия һ.б.) урынына юлланган. Ә 29 кешенең кайда яшәве билгеле түгел, алар эзләүдә. Бурычларын түләүдән качып йөрүчеләр җинаять җаваплылыгына тартыла. Быел инде шундый бер әлкилегә карата материаллар судка юлланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100