news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында ату ярышларында Яңа Салман мәктәбе укучылары җиңү яулады

Ярышка килгән мәктәпләр командаларын район башлыгы Александр Никошин сәламләде.

Әлки районында ату ярышларында Яңа Салман мәктәбе укучылары җиңү яулады
alki-rt.ru/

(Әлки, 24 февраль, "Татар-инфрорм", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Әлки районы Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов призларына үткәрелгән ату ярышларында Яңа Салман мәктәбе укучылары ышанычлы җиңү яулады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге бәйгене ДОСААФ район оешмасы үткәрде. Ярышка килгән мәктәпләр командаларын район башлыгы Александр Никошин сәламләде.

Борис Кузнецов – Татарстанның горурлыгы. Ул республикабызда исән-имин безнең арада яшәүче бердәнбер Советлар Союзы Герое. Борис Кириллович Бөек Ватан сугышында элемтә бүлеге командиры була. Ул 1943 елның 21 октябрендә, үзенең гомерен үлем куркынычына куеп, фронтның алгы сызыгындагы артиллерия белән элемтә булдыра.

Яралануына карамастан, шул элемтәне яңартып тора. Аннан ротаны атакага күтәрә, һәм дошманны позицияләреннән алып ташлап, чигенергә мәҗбүр итәләр. Бу батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелгәндә Борис Кузнецовка нибары 18 яшь була.

Герой районда берничә тапкыр булды. Ул үз призларына үткәрелгән шундый бер бәйгедә дә катнашты, Юхмачы мәктәбендә хәрби-патриотик клуб әгъзалары белән очрашты, Әлки җирендә Ватаныбызның лаеклы сакчылары үсә, дип бәяли килде.

Чуаш Кичүендә узган ярышка районның барлык мәктәпләреннән диярлек командалар килгән иде. Бу бәйге күп еллардан бирле укучылар яратып катнаша торган ярыш санала. Барлык мәктәпләрдә диярлек хәзер пневмомылтыклар бар. Аларның күбесен район ДОСААФ оешмасы сатып алып, уку йортларына тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100