Әлки районында апрельдә 10 бала туган
Ел башыннан бирле яңа туган 49 бала, 14 никах теркәлгән, 16 гаилә таркалган, 101 кеше вафат булган.

(Әлки, 11 май, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Люция Низамиева). Әлки районында апрельдә ЗАГС бүлегендә яңа туган 10 бәби теркәлгән, дип яза җирле басма.
Үткән айда 3 гаилә төзелгән, 3 пар аерылышкан. Ни кызганыч, 27 әлкиле мәңгелеккә күчкән. Ә ел башыннан бирле яңа туган 49 бала, 14 никах теркәлгән, 16 гаилә таркалган, 101 кеше вафат булган.
Чагыштыру өчен: үткән елның апрелендә ЗАГС бүлегендә 4 бәби, 5 никах теркәлгән, 1 пар аерылышкан, 21 кеше үлгән. Ә елның беренче дүрт аенда 32 бала туган, 16 пар өйләнешкән, 11 никах таркалган, 98 кеше гүр иясе булган.