news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында алиментлар буенча бурычлар 5,5 миллион сумга җиткән

Кайберәүләр ул-кызларына 300 мең сумнан артык акча тиеш икән.

(Әлки, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Ләйлә Әхмәтшина). Әлки районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов алиментлар буенча бурычларны түләтү мәсьәләләрен хәл итү өчен төзелгән комиссиянең чираттагы утырышын үткәрде, дип яза җирле басма.

Анда район прокуратурасы, эчке эшләр бүлекчәсе хезмәткәрләре, суд приставлары һәм башка кайбер оешмалар вәкилләре катнашты. Бүгенге көндә районда алиментлар буенча бурычлылар исемлегендә 110 кеше бар. Аларның балаларына бурычлары 5,5 миллион сумга җиткән. Никадәр бала атасы (ә кайбер очракларда анасы) ярдәмен күрми үсә.

Комиссия әгъзалары әйтүенчә, бурычлыларның шактые бездә яшәми, теркәлеп кенә тора, һәм аларны эзләп табып алимент түләтү гаять авыр эш. Ә кайчак мөмкин дә түгел. Эчке эшләр бүлекчәсенә алты дистәләп бурычлы кешеләр исемлеге тапшырылган. Бурычлыларның 56 сы гына рәсми төстә эшкә урнашып эшли, аларның хезмәт хакларының суд билгеләгән бер өлеше чираттагы алимент түләргә, тагын шул кадәре бурычны каплауга күчерелә.

Беркайда да эшләмәүчеләр белән хәл тагын да “кызыграк”. Рәсми хезмәт хакы алмагач, алар закон буенча ай саен Россия буенча уртача хезмәт хакы кадәр керемгә ия, дип санала. Ә ул 40 мең сум тирәсе. Нәтиҗәдә бер бала өчен шушы сумманың 25 проценты, ягъни 10 мең сум тирәсе алимент языла. Нәтиҗәдә зур-зур бурычлар туплана. Кайберәүләр ул-кызларына 300 мең сумнан артык акча тиеш икән.

Суд приставлары, полиция күмәкләшеп бурычлы алиментчыларны эзли, аларга карата чаралар күрәләр. Ә шунда, районда яшәп тә, балаларын, элеккеге гаиләләрен тилмертүчеләрне комиссиянең чираттагы утырышына чакырып оялтмакчылар. Бәлки файдасы булыр?…

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100