news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында Актай елгасы ярларын чүп-чардан арындыралар

Әлки районында Актай елгасы ярларын чүп-чардан арындыралар

Әлки районында Актай елгасы ярларын чүп-чардан арындыралар
alki-rt.ru/

(Әлки, 28 сентябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Бүген районда “Чиста ярлар” акциясе үткәрелә. Мәктәп һәм һөнәр училищесы укучылары, оешма, учреждениеләр вәкилләре Базарлы Матак аша агучы Актай елгасы ярларын чүп-чардан, куе булып үскән агач-куаклыктан, коры үләннәрдән чистарту белән мәшгуль. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Актай быел күп су җыйды, киңәеп, матураеп китте. Аның фаунасы, ягъни җанвар-җәнлекләре дә ишәйде. Күпердән узганда берничә минут елганы күзәтеп торсаң, су күсесе, кондыз кебек гомеренең төп өлешен суда үткәрүче җанварларны күрергә була. Алар үзләрен әйбәт хис итәләр, табигать кануннары буенча яшәп, үрчеп яталар.

Үткен тешле кондызлар гомумән елгага хуҗа булдылар: алар бик тырышып биредә буалар коралар, яр буенда үскән калач калынлык агачларны да бер төндә кимереп аудара алалар. Бүгенге көндә дә алар карандаш очлагандай өянке әле авам, менә ишеләм, дип, тирә-якка куркыныч тудырып торалар.

Актай ярларын чистарту өчен аларны оешмаларга, мәгариф учреждениеләренә бүлеп беркеттеләр. Бу эштән мәдәният хезмәткәрләре дә читтә калмады. Елганың югары өлешеннән алып олы юл күперенә тикле җирендә “Каенкай” балалар бакчасы, “Алинә”, “Ләйсән” комплекслары, спорт мәктәбе вәкилләре эшләде.

Ә күпернең икенче ягында Балалар иҗаты йорты, ДОСААФның район оешмасы, туган як тарихы музее һәм агрокөллият филиалы хезмәткәрләре үз өлешләрен кертте. Балталы ир-атлар яр буенда куерып үскән өрәңге үсентеләрен тападылар, көрәкләр белән кипшенеп үләннәрне чаптылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100