news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында 53 яшьлек ир-ат суга батып үлде

Базарлы Матакта яшәүче бу ир иптәшләре белән су коенырга барган булган.

(Әлки, 1 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). 30 июльдә кичке сәгать 5 тирәсендә Әлки районы Базарлы Матак буасында 53 яшьлек ир-ат суга батып үлде, дип яза район газетасы. 

Базарлы Матакта яшәүче бу ир иптәшләре белән су коенырга барган булган. Ул буаны йөзеп чыгарга дип суга керә. Әмма аны көзән җыера башлый. Шунда ук ярдагы иптәшләре коткару хезмәтенә шылтыраталар. Республика Гражданлык сагы идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Лилия Гайфуллина әйтүенчә, коткаручы егетләр барып җиткәндә баткан ирнең гәүдәсен иптәшләре судан алып чыккан булалар инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot