Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында 500 гектардан артык мәйданда карабодай суктырып алынды
Уңыш гектардан уртача 7,9 центнер чыга.
(Әлки, 14 сентябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Әлки районында карабодай культурасын суктыру дәвам итә. Бу кыйммәтле ярма бездә 2284 гектарда үстерелде. Карабодайны теземнәргә салып суктыралар. Аның 500 гектардан артыгы суктырып алынды. Уңыш гектардан уртача 7,9 центнер чыга, дип яза җирле басма.
Районда кукуруздан силос салу эше шактый җанлы оештырылган. Механизаторлар көнгә 4,5 мең тонна һәм аннан да күбрәк яшел массаны базларга салалар. Бүгенгә маллар өчен 40 мең тоннадан артык силос салынган. Хәзерге вакытка бер шартлы терлеккә 15,5 центнер азык берәмлеге хәзерләнгән.
Механизаторлар туңга сөрү эшләрен дә җанландыра төштеләр. Соңгы вакытта көн саен 1 мең гектар җир эшкәртелә. Барлыгы 17 мең гектар мәйданда басулар туңга сөрелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз