Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында 30 кеше күз табибына күренгән
Әлеге чара Халыкара офтальмологлар көне уңаеннан оештырылды.
(Әлки, 16 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында “Күзләреңне тикшерт” акциясе кысаларында 30 кеше күз табибында тикшерелде, дип яза җирле басма.
Әлеге чара Халыкара офтальмологлар көне уңаеннан оештырылды. Күз табибына бу көнне 30 кеше мөрәҗәгать иткән. Табиб-офтальмолог Җәүдәт Садриев һәм шәфкать туташы Луиза Галиева һәркемне игътибар белән караганнар. Пациентларда катаракта, күрә карау (ерактан начар күрү) һәм кайбер башка күз авырулары ачыкланган. Аларга дәвалау чаралары билгеләнгән.
–Күзләрнең кеше өчен никадәр әһәмиятле булуын әйтеп тору кирәк микән. Иң кадерле әйбереңне күз карасы кебек саклау турындагы гыйбарә очраклы гына килеп чыкмаган. Ни аяныч, төрле күз чирләреннән интегүчеләр районыбызда байтак. Бик күпләрдә катаракта табыла. Бүген бездә 152 кеше глаукома белән исәптә тора. Глаукома – бик җитди һәм куркыныч авыру. Вакытында ачыклап дәваламасаң, ул сукыраюга да китерә. 39 яшьтән узган һәркемгә елга бер мәртәбә офтальмологта тикшерү узарга, күз басымын үлчәтергә киңәш ителә. Гаиләсендә, туганнары арасында глаукома белән
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз