news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында 250 дән артык кеше үзмәшгуль булып теркәлеп эшли

Физик затларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүчеләр нибары 4 процент салым түли.

(Әлки, 12 окябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре").  Әлки районында бүгенге көндә 250 дән артык кеше үзмәшгуль булып теркәлеп эшли. Алар арасында өйләрендә тәм-том пешереп сатучылар, йөк ташучылар, төзүчеләр, эретеп ябыштыручылар, машина юучылар, чәч кисүчеләр һәм башкалар бар.

Районда үзмәшгульләргә хокукый консультатив ярдәм күрсәтүче белгеч Айрат Вәлиев әйтүенчә, эшчәнлекне шулай оештырып, закон нигезендә эшли алу мөмкинлеге бик күпләргә ошый.

–Үзмәшгульлек принципларын, әйтерсең, кешеләр күптән көткән. Физик затларга хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүчеләр нибары 4 процент салым түли һәм моны мобиль телефонга салынган кушымта ярдәмендә бик ансат эшли ала бит. Бусы да кызыктыра аларны. Шәхси эшмәкәр булып киткәч кенә бүтән салым режимына күчәләр, – ди ул.

Чәч кисүче Рима бу эш белән күптән шөгыльләнә, тәҗрибәсе дә, осталыгы да зур.

"Әмма үзмәшгуль булып теркәлгәч кенә үземне ышанычлы хис итә башладым", – дип сөйли ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100