news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районында 249 балага уку кирәк-яраклары тутырылган букча тапшырдылар

Күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 25 укучы Хәйруллин Хәйрия фондыннан спорт костюмнарына ия булды.

Әлки районында 249 балага уку кирәк-яраклары тутырылган букча тапшырдылар

(Әлки, 24 август, "Татар-информ", Әлки хәбәрләре"). Әлки районында бүген “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында 249 балага уку әсбаплары тулы букча, ә 25 укучыга спорт костюмнары тапшырдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Быел районда 193 малай һәм кыз тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Аларны сәхнәгә чакырып, изге теләкләр белән район башлыгы Александр Никошин мәктәп букчалары бүләк итте.

“Алексеевскдорстрой” җәмгыяте җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы җитәкчесе Фоат Вәлиев, “Мостовик” ҖЧҖ директоры Рөстәм Вәлиев исеменнән дә “беренчеләргә” матур бизәкле букчалар тапшырылды. “Хузангай” җәмгыятеннән балаларга мәктәп кирәк-яраклары һәм сумкаларны әлеге хуҗалык вәкиле Иван Кудряшов тапшырды.

Күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 25 укучы исә Хәйруллин Хәйрия фондыннан спорт костюмнарына ия булды.

Күп балалы, аз керемле гаиләләрдән 56 бала шулай ук мәктәп портфельләре алды. Алар өчен бу бүләкне район оешма-предприятиеләре әзерләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100