Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки районында 2326 кешегә гриппка каршы прививка ясалган
Быел Татарстанда дуңгыз гриппы таралуы көтелә ди.
(Әлки, 16 сентябрь•, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында 2326 кешегә гриппка каршы прививка ясалган, дип яза җирле басма.
Районда 2326 кешегә гриппка каршы прививка ясалган, боларның 996 сы – балалар.
Ә барысы 7815 әлкилегә вакцина ясау күздә тотыла. Беренче чиратта бу балалар, йөкле хатыннар, яше 60 тан узган өлкәннәр, мәгариф, медицина хезмәткәрләре, хроник чирләрдән интегүчеләр. Иммунитет эпидемия башланганчы формалашсын өчен, хәзер вакцина ясату өчен иң кулай чор, ди район баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Эллада Плаксина. Белгечләр республикада гриппның эпидемия чоры декабрь урталарына туры килер дип фаразлыйлар. Быел Татарстанда дуңгыз гриппы таралуы көтелә ди.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз