news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында 186 кеше “Татарча диктант” акциясендә катнашачак

3-4 кенә хатасы булганнарга да “бишле” куячаклар.

(Әлки, 23 октябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Люция Низамиева). 27 октябрьдә бөтен дөнья татарча диктант язачак. Әлеге акциягә әлкилеләр дә кушыла – бу көнне 186 кеше туган телендә диктант язарга ниятли. Бу хакта җирле басма хәбәр итә.

Диктант язу районның 10 мәктәбендә оештырыла. Анда теләге булган һәркем катнашып, белемен сынап карый алачак. Диктант өчен Гаяз Исхакыйның “Көз” һәм Абдулла Алишның “Нечкәбил” әсәрләре сайлап алынган. Текстта 260 тан артык сүз булачак. Нәтиҗәләр бер айдан игълан ителер, ди оештыручылар. “Өчле” һәм “дүртле” алганнарга катнашучы сертификаты бирелә. 3-4 кенә хатасы булганнарга да “бишле” куячаклар. “Икеле”ләр куелмый. Ә менә бөтенләй хатасыз язганнарны аерым чакырып хөрмәтләячәкләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot