news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районында 1200 төп агач утырттылар
Районда игълан ителгән “Агач утырту көне” акциясенә барлык оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре, мәктәпләр кушылды.
Скопировать ссылку
(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Люция Низамиева). Уртак тырышлык белән авыллар урамнарына 1200 төп агач утыртылды. Болар – чыршы, каен, юкә, миләш үсентеләре. Район урманчылыгы үсентеләрне һәркемгә бушлай өләште. Бу хакта Әлки районы газетасы хәбәр итә.
"Агач утырту көнен без 6 октябрьгә билгеләгән идек. Билгеле, ул көнне дә эшне дәвам итәрбез. Ә яшелләндерүне бүгеннән башларга булдык. Чөнки яңгырлар явып узды, көн аяз, матур тора. Район буенча шактый эш башкарырга өлгердек. Агачлар утыртуны әле җирләр туңганчы дәвам итәргә була",–ди район урманчылыгы җитәкче-лесничие Илсур Зәйнуллин.
Хәзер иң мөһиме – утыртылган агач үсентеләрен карап-тәрбияләп, хайваннардан саклап тору. Шул чагында алар матур гына үсеп китеп, авылларыбызны ямьләндерерләр, сулар һавабызны чистартып, кислород белән баетырлар.
Илсур Зәйнуллин әйтүенчә, урман утыртуга да әзерлек бара. Иртә яздан агачлар утырту өчен бүген урман полосаларын сукалап калдыралар. Киләсе елда карлар эрүгә анда чыршы, нарат, корычагач (ясень) үсентеләре тамырландырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2