news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районында 100 мең сумлык Президент премиясенә 15 комбайнчы дәгъва кыла

Республикада быел уракта катнашкан иң алдынгы 200 комбайнчы 100 әр мең сумлык премиягә ия булачак.

(Әлки, 13 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районында 100 мең сумлык Президент премиясенә 15 комбайнчы дәгъва кыла, дип яза җирле басма.

Республикада быел уракта катнашкан иң алдынгы 200 комбайнчы 100 әр мең сумлык премиягә ия булачак.

Бу бүләкне суктыруда эшләүче 150 һәм игеннәрне теземнәргә салучы 50 комбайнчыга бирү күздә тотыла.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә иң зур күрсәткечләргә ирешеп эшләүче игенчеләребез исемлеге даими төзелә. Аннан ул исемлек Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына юллана. Әлегә районыбызда иң алдынгы комбайнчылар исемлегендә Андрей Захаров (620 тонна бөртек суктырган),Евгений Арнаков (607 тонна), Олег Серягин (605 тонна), Җәүдәт Хисмәтов (245 тонна), Юрий Севрикеев (224 тонна), Ришат Маннапов (2697 гектарда теземнәргә салган), Павел Падюшов (2096 гектарда) бар. Районыбыздан Президент премиясенә 15 комбайнчы дәгъва кыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot