news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районынан 53 яшьлек Газинур Фәттахов гер спорты буенча дөнья чемпионы булды

Сеул шәһәрендә узган дөнья чемпионатында ул Россия командасы составында катнашты.

(Әлки, 28 ноябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районының Карга авылында яшәүче 53 яшьлек Газинур Фәттахов Көньяк Кореядан гер спорты буенча дөнья чемпионы исемен яулап кайтты, дип яза җирле басма.

Сеул шәһәрендә узган дөнья чемпионатында ул Россия командасы составында катнашты. Ветераннар арасында 85 килограммнан югары авырлык категориясендә чыгыш ясап, райондашыбыз беренче урынны алды. Яшьтән спорт белән шөгыльләнүче, "Алинә" универсаль спорт залында тренер булып эшләүче Газинурның бу беренче җиңүе генә түгел. Узган ел ул гер спорты буенча Польшада узган Европа чемпионатында һәм Казахстанда үткән дөнья чемпионатында катнашып, чемпион исемнәре яулаган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100