news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районына WorldSkills флагы килә

Эстафета республиканың 43 муниципаль районы һәм ике шәһәр округы буенча узачак.

(Әлки, 1 июнь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). 1 июнь –Халыкара балаларны яклау көнендә Базарлы Матакның Үзәк паркында зур тантана була. Бу көнне районыбызга WorldSkills флагы һәм WorldSkills Каzan2019 флагы киләчәк. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

24 майда Казанда WorldSkills Russia VII Милли чемпионаты финалын ябу тантанасында WorldSkills флагы Эстафетасының республика этабына старт бирелгән иде. Эстафета республиканың 43 муниципаль районы һәм ике шәһәр округы буенча узачак. Байтак сәяхәт иткәннән соң, җәйнең беренче көнендә флаглар Әлки районына килеп җитә.

Тантаналы чара сәгать 10 да башлана. Әлкидә яшәүчеләр истәлекле вакыйга шаһиты булырга чакырыла.

Соңыннан паркта Халыкара балаларны яклау көненә багышланган күңел ачу чаралары булачак

news_right_1
news_right_2
news_bot