news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлки районына милли һәм белем бирү форумына районнардан 150 чуаш укучысы җыелды

Форумда катнашучы олылар үзара фикер алышты, тәҗрибә уртаклашты.

Әлки районына милли һәм белем бирү форумына районнардан 150 чуаш укучысы җыелды

(Әлки, 10 октябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Люция Низамиева).  Әлки районының Сихтермә-Хузангай авылында мәктәп укучыларының “Аталан” милли һәм белем бирү форумы  узды. Форумга Татарстанның 16 районыннан чуаш телен белүче укучылар һәм укытучылар килде. Катнашучылар саны 150 дән артып китте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Республика масштабындагы бу чараның дистә елдан артык районда, чуаш халык шагыйре Петр Хузангайның туган ягында үткәрелүе очраклы түгел, билгеле. Аннан соң, Әлки районы форумны оештыручыларның берсе булып тора.

Чара барышында кунаклар район җитәкчелегенең һәм Хузангай урта мәктәбе коллективының әлеге милли проектны тормышка ашыруга керткән зур өлешен, кунакчыллыгын билгеләп үттеләр, рәхмәтләрен җиткерделәр.

Форумны төп оештыручы, аның юнәлешен, эчтәлеген билгеләүче – Татарстанда Чуаш милли-мәдәни автономиясенең “Аталан” яшьләр хәрәкәте. Аның лидеры Артем Носков әйтүенчә, “Аталан” форумы Татарстанда чуаш телен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклауга һәм үстерүгә, чуаш халкының этно-мәдәни үзенчәлекләрен саклап калуга юнәлтелгән.

“Безнең төп бурыч – республикада чуаш яшьләрен берләштерү һәм туган телдә аралашу өчен мәйданчык булдыру”,–ди “Аталан” лидеры.

Укучылар өчен төрле уеннар, мастер-класслар үткәрелде. Һәм алар барысы да чуаш телендә алып барылды. Быелгы форумның үзенчәлеге “Оно” фильмына нигезләнгән мавыктыргыч этно-квест булгандыр, мөгаен. Аның һәр этабында балаларны тематик биремнәр белән чуаш мифологиясе геройлары каршы алды.

Форумда катнашучы олылар үзара фикер алышты, тәҗрибә уртаклашты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100