news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районын яшәүче Гөлсинә Галиуллина "Татмедиа" бәйгесендә өченче тапкыр җиңгән

Ул Карга төп мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта.

(Әлки, 6 март, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Люция Низамиева). Әлки районының Карга авылында яшәүче Гөлсинә Галиуллина “Татмедиа” басмаларына язылучылар арасында оештырылган бәйгедә инде өченче тапкыр җиңеп бүләк отты, диа яза район басмасы.

Карга төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Галиуллинаның һәм аның укучыларының уңышлары турындагы хәбәрләр безгә әледән-әле килеп ирешә. Я алар Казанда “Сөембикә көннәре”ндә чыгыш ясап югары бәя алганнар (бу бәйгедә инде 12 ел рәттән катнашалар), я “Дулкыннар” республика фестивалендә үзләрен күрсәткәннәр, “Яшь ТНВ” каналының махсус бүләгенә ия булганнар, татар теле олимпиадасында призер булуга ирешкәннәр… Ә инде мәктәптә төрле истәлекле даталар, язучыларның юбилейлары уңаеннан үткәрелүче әдәби кичәләр, концертлар турында әйтеп торасы да юк. Укучыларының ирешкәннәре артында остазлары Гөлсинә Әнвәр кызы тора, билгеле. Балаларга юнәлеш бирүче, аларны кызыксындыручы, оештырып-әйдәп торучы ул бит.

Укучыларым туган телне һәм әдәбиятны бик әйбәт белсеннәр, татар теленең матурлыгын, сүз байлыгын тойсыннар, аны яратсыннар һәм киң куллансыннар иде, шуның өчен бөтен тырышлыгымны куям,–ди Гөлсинә ханым. –Төрле бәйгеләрдә катнаштырырга омтылуым да әнә шуның өчен. Аннан соң, балалар кеше арасына чыксын, республика күләмендә яшьтәшләре белән аралашсын, белемнәрен сынасын дим.

Шунысы да бик мөһим: бу педагог балаларны эзләнергә, иҗади эшләргә өйрәтә.

–Җиңел юл эзләмәгез, интернеттан күчереп алган әзер материалның кыйммәте шуның кадәр генә. Китаплардан укып, газета-журналлардан табып алган мәгълүматлар гына югары бәяләнәчәк, дип гел кабатлап торам укучыларыма,–ди.

Һәр дәресен тәрбия сәгате итә белгән Гөлсинә ханым үзе дә гел эзләнә, яңалыкка өмтыла. Ул коллективта беренчеләрдән булып компьютерны үзләштергән. Бүген әлеге заманча техниканы үз эшендә бик киң файдалана.

“Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең газета-журналларга язылучылар арасында оештырган бәйгесендә җиңү яулаган Гөлсинә Галиуллинаны без редакциягә чакырып тәбрикләдек, аңа бәйгедә откан бүләген– савыт-сабалар җыелмасын тапшырдык.

–Бүләкләремне күтәреп мәктәпкә кайтып җитүгә хезмәттәшләрем шатлыклы хәбәр җиткерделәр.Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган “Укытучының профессиональ үсеше” бәйгесендә катнашкан идем. Шунда грант отканмын,– дип шылтыратты безгә Гөлсинә ханым, диелә район хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot