Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районы үзенең юбилеена герблы булырга әзерләнә
Әлки районы үзенең юбилеена герблы булырга әзерләнә
(Казан, 12 июль, «Татар-информ», Дания Моисеева). 10 августта Татарстан Республикасы районары оешуга 75 ел тула. Шул уңайдан кайбер районнар үзләренең гербларын булдыруга әзерләнә. Бу мәсьәләне күптән түгел Әлки районы халык депутатлары советы сессиясендә дә күтәреп чыктылар. Анда район гербына карата үзенең тәкъдимнәрен районның С.Лысенков исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музее директоры Йосыф Зарипов та керткән.
Й.Зарипов фикеренчә, Әлки гербында ак атка атланган Алып Батыр сурәтләнергә тиеш. Чөнки Әлки районында Актай елгасы бар. Болгар чорында елга буенда хан көтүлекләре булган. Көтүлектә ак тай туса, аны хан өчен үстергәннәр. Ә әкиятләргә кергән Алып Батыр Нух пәйгамбәр нәселеннән булган. «Алып бабай һәм Кылтан патша» әкиятендә Болгар илендә яшәгән батырның Тимерлан белән сугышуы тасвирлана, — ди музей директоры.
Әлегә Әлки районы гербы мәсьәләсе эшләнү дәверендә. Тарихи чыганакларга таянып исбат ителгән очракта, аны Геральдика советы расларга тиеш. Бүгенге көндә әлегә Яр Чаллы һәм тагын бер-ике районның гына гербы расланган. Нурлат, Актаныш, Чирмешән һәм Лениногорски районнары гербларының да проектлары әзер. Ел ахырына барлык районнар да гербларын әзерләп бетерер, дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз