news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районы үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре балаларына мәктәп букчалары тапшырылды

Яңа портфельләр эченә мәктәп кирәк-яраклары да тутырылган.

(Әлки, 16 август, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы үзәк хастаханәсендә әти-әниләре биредә эшләгән алты балага мәктәп букчалары тапшырылды, дип яза җирле басма.

Әти-әниләре медицина хезмәткәрләре булган малайлар һәм кызларга әлеге бүләкләр “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” хәйрия акциясе кысаларында бирелде. Яңа портфельләр эченә мәктәп кирәк-яраклары да тутырылган.

Баш табиб урынбасары Эма Шәйхетдинова, балаларга букчаларны тапшырып, һәркайсының сау-сәламәт булуын, яхшы укуларын теләде.

Район үзәк хастаханәсе коллективы барлык хәйрия акцияләрендә, шул исәптән “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” чарасында елның елында актив катнаша. Биредә балаларга, шулай ук өлкәннәргә һәм ветераннарга бик теләп булышалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot