news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районы үзәгендә ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә аллея утыртылачак

Язын анда каен, нарат, чыршы, миләш үсентеләре утыртырга ниятлиләр.

Әлки районы үзәгендә ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә аллея утыртылачак
архив

(Әлки, 30 октябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Базарлы Матакта ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә аллея пәйда булачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район урман хуҗалыгы җитәкчесе-урманчы Илсур Зәйнуллин хәбәр иткәнчә, республика юбилеена аталган агачлыкны район үзәгенең Афанасьев урамы башына утыртырга җыеналар. Ул бер гектар мәйдан биләячәк.

Аллея булачак урынны көзеннән сукалап калдырып, язын анда каен, нарат, чыршы, миләш үсентеләре утыртырга ниятлиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot