news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлки районы үзәгендә бәйрәм ярминкәсе булачак

Ярминкәдә фермерлар сыер һәм кош ите, сөт продуктлары, яшелчә, ашлык, фураж, печән, салам сатачак.

Әлки районы үзәгендә бәйрәм ярминкәсе булачак
«Алькеевские вести» газетасы

(Казан, 4 ноябрь, «Татар-информ»).  6 ноябрьдә, Әлки районы үзәгендә — Базарлы Матак авылында зур бәйрәм ярминкәсе узачак. Бу турыда «Алькеевские вести» газетасы хәбәр итә.

Ярминкәдә фермерлар сыер һәм кош ите, сөт продуктлары, яшелчә, ашлык, фураж, печән, салам сатачак.

Районда яшәүчеләргә һәм кунакларга утын, кышкы кием-салым, азык-төлек һәм көнкүреш товарлары тәкъдим ителәчәк.

Җәмәгать туклануы предприятиеләре кайнар чәй, шашлык һәм камыр ризыклары тәкъдим итәчәк. Җирле артистлар Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Конституциясе көненә багышланган бәйрәм концерты тәкъдим итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot