Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районы үзәге Базарлы Матак авылында чистарту корылмасы төзелә
Смета бәясе 20 миллион сум тәшкил иткән әлеге объектны быел төзеп бетереп файдалануга тапшыру күздә тотыла.
(Әлки, 9 ноябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы Базарлы Матак авылында республика программасы нигезендә үзәкләштерелгән чистарту корылмасы төзелә башлады, дип яза җирле басма.
Канализация суларын чистарту корылмасының беренчесе район үзәгендә 15 ел элек салынган иде. Район үзәк хастаханәсе, балалар бакчалары, ике мәктәп, тагын берничә учреждениенең, күп фатирлы йортларның канализация сулары төшүче әлеге система сәгатенә 150 кубометр калдыкны чистартырга сәләтле. Әмма бу корылма инде бүгенге көн таләпләренә җавап бирми. Яңа чистарту системасы иң заманча җиһазлар белән эшләнә, аның куәте дә элеккесенә караганда берничә мәртәбә зуррак булачак. Смета бәясе 20 миллион сум тәшкил иткән әлеге объектны быел төзеп бетереп файдалануга тапшыру күздә тотыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз