Әлки районы юлларында узган атнада өч исерек йөртүче тоткарланган
Район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, үткән атна дәвамында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 50 очрагы теркәлгән.
(Казан, 26 июнь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре").Әлки районы юлларында узган атнада өч исерек йөртүче тоткарланган, дип яза район газетасы.
Район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, үткән атна дәвамында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 50 очрагы теркәлгән.
Аларның өчесе – транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итү. Аракы эчеп рульгә утыручыларның берсе хәтта олы юлга (Алексеевск-Югары Колок трассасына) чыгып җилдерергә җөрьәт иткән.
Исерек йөртүчеләргә карата кырыс җәзалар күрелә.