Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлки районы юлларында елның беренче яртысында 71 һәлакәт булган
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафны вакытында түләмәгән 71 кешегә карата материаллар судка юлланган.
(Әлки, 21 июль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы юлларында елның беренче яртысында 71 авария булган, дип яза җирле басма.
Юл фаҗигаләрендә бер кеше үлгән, дүрт кеше яраланган. Зыян күрүчеләр арасында бер бала да бар. 115 транспорт чарасы җимерелгән. Район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре елның беренче алты аенда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 1113 очрагын ачыклаганнар. Шул исәптән руль артына исерек хәлдә утырган 28 йөртүче тоткарланган. Хәвефсезлек каешын куллану белән бәйле кагыйдәләрне бозуның 182 очрагы ачыкланган. 32 очракта рульдә утыручылар билгеләнгән хәрәкәт тизлеген арттырган. 7 кеше машинага “права”сыз утырган. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафны вакытында түләмәгән 71 кешегә карата материаллар судка юлланган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз