Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки районы юлларын төзүчеләр – Россиядә җиңүчеләр
Бульдозерчылар арасында исә безнең юл төзүчебез Илдус Хисмәтуллин өченче урын алган.
(Әлки, 25 май, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре") . “Алексеевскдорстрой” ААҖ эшчесе Тимур Шершнев Краснодар шәһәрендә узган “Яшь профессионаллар” V Милли чемпионатыннан (WorldSkulls-Russia) алтын медаль алып кайткан, дип яза "Әлки хәбәрләре" газетасы.
Тимур автогрейдерчылар бәйгесендә үзенең чын оста икәнен раслап, ышанычлы җиңү яулаган. Бульдозерчылар арасында исә безнең юл төзүчебез Илдус Хисмәтуллин өченче урын алган. Шулай ук Иван Мотылев, Эдуард Ермолаев та махсус призларга лаек булганнар. Әлеге егетләрне без еш кына Әлки районы юлларын төзү эшләрендә күрәбез. Димәк, безнең юлларны чын профессионаллар сала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз